
Су юлы
Су буена ник бардың? Нигә дип сулар алдың? Чиләгеңә су алмадың. Йөрәгемә ут салдың. Ак шәлләргә төрендең. Су алырга үрелдең, Күзләремә суда йөзгән Аккош булып күренде. Чәчәк өзеп ник атның, Күзләремә ник бактың? Тып-тын торган күңелемдә Ник давыллар кузгаттың?
86
0