13нче көн. Таһир Шәмсуаров. Мәхәббәт

13нче көн. Таһир Шәмсуаров. Мәхәббәт

Мәхәббәт Ул яшәтә, ул яшәртә, Шулай хәзер, элек тә. Мәхәббәтнең яше булмый, Шуңа ул мәңгелек тә. Ул барында чишмә җырлый, Сандугач китми кала. Чын ярату кабатланмый, Тик бер генә ярала. Кара төндә кояш бирә, Дөрес түгелмени, әйт. Гомер - агач, ә җимеше - Серле- сихри мәхәббәт! Яшәтүче, яшәртүче - Шулай хәзер, элек тә. Мәххәбәтнең яше булмый, Шулай ул мәңгелек тә!

Тэглар:

105

0