5нче көн.Таһир Шәмсуаров. Яшибез!

5нче көн.Таһир Шәмсуаров. Яшибез!

Яшибез! Без яз булып җирдә яратылган, Тик шатлыктан тама яшебез! Юк, чаң сукмыйк әле, сөрән салмыйк, Без бар әле, димәк, яшибез. Илбасар дип атамаслар безне, Без - илсөяр, батыр халыктан. "Татар бетте" диеп көенгәндә, Без моң булып кабат калыккан. Күпме соң без, ничә миллион соң без, Төгәл санын аның кем белгән?! Дөнья, сиңа яшәү илтер өчен, Дүрт тарафка татар сибелгән. Динебез бар, шөкер, телебез сау, Үзебездән тора яшебез. Юк, чаң сукмыйк әле, сөрән салмыйк, Без бар әле, димәк, яшибез!

Тэглар:

79

0