Рафаэль Сибат "Кайту"
13нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "Мөхәммәт Алсуның каберен зиярәт итәргә һич бара алмады. Югыйсә югары тегермәннән ерак идемени зират?! Шөн елгасын басмадан чыгасың да яр өстенә күтәреләсең, тагын ике йөз адымнар үргә табан атласаң, мазарстанга юлыгасың. Әмма... Күрәсе килми Мөхәммәтнең аның каберен, юк, күрәсе килми. Шул балчык өеме астында кызның гүзәл йөзе, сылу гәүдәсе ятуга ышана алмый. Иргә чыгып та саф килеш китеп барган кыз иде ич ул. Зөфаф киченең дә ни икәнен белми мәңгегә югалды Алсу. Ул үлгәч, егет сулыкты, ябыкты, йөзенә сары сулгандай булды. Ашаган ашы тамагына кадалды, эчкән чәеннән агу тәме килә кебек тоелды. Мөхәммәт бер кайчан да үзен хис кешесе дип санамаган иде. Менә сиңа мә! Йә, кешенең күңел төбенә төшеп кем караган ди?!. Ә ул төптә ниләр генә юк... Алар бит Алсу белән хушлаша да алмадылар: карт алмагачның черек ботагы шартлап сынды, үлем бозлы кулын кызга салды. Ни үкенеч! Әллә ул үзенең бу дөнья кешесе түгеллеген чынлап та сизенеп яшәгәнме? Шуңа да бу фани дөньядан бакыена гөнаһсыз сабыдай, керсез нарасыдай китәргә теләгәнме? Нәрсә бирә соң бу аңа? Аңлаешлы нәрсә түгел, һич башка сыймый... Мөхәммәт күп уйланды, шуңа карамастан сүзсезләнгәннән- сүзсезләнә барды. Бары төннәрен генә үзалдына сөйләнеп ята торан булды: "Ник күпсендең аны бу дөньяда, Раббым? Алам дисәң, аның өчен мин җанымны да бирергә әзер идем ич..."" #РафаэльСибатКайтуАлсу #КайтуАлсу301нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
35
0