Кызыл гөл
Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Ә сентябрь аенда, укулар яңадан башлангач, Кадермәтованың группа исемлегеннән сызылганы мәгълүм булды. Деканаттан документларын үзе соратып алган, диделәр. Шулай итеп, аны күрү бүтән насыйп булмады. Институтны тәмамлауның ун еллыгына җыелгач, Заһидәнең вафат икәнлеге беленде. Кемдер каяндыр ишеткән, ләкин нидән үлгәнен әйтмәделәр. Фирдүс, кулга алынуының серен ул үзе белән кабергә алып киткәндер, дип өметләнгән иде... Юк икән, хәтер сер мирас булып аның улына күчкән икән. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, дигәннәре менә шул буладыр инде. Тик менә шунысы аяныч: ул чакта Заһидәнең ниләр кичергәне группадашларына билгесез булып калды. Ә Фирдүснең язмышы шактый имгәнде. Студент егетләрнең аңа карауга чырайлары кыйшаеп, күзләре сәер елтырый торган булып китте. Кемдер аның КГБ ишекгеннән кергәненме, чыкканынмы күреп калган, "стукач ул, сак булыгыз" дигән сүз җибәргән иде. Ә андый тамга сиңа гомерлеккә тагыла. Койрык булса, кисеп кенә ыргытыр идең дә, монда алай ансат котыла алмыйсың. "Мин КГБ шымчысы дигән сүз - ялган!" - дип кычкырып йөреп булмый. Хәер, берәү дә ул хакта күзеңә туры карап сорамый да бит. 37 нче бит
68
0