
Гөлнур Айзат "Күз яше ачы була" повестеннан өзек
Гадилә сабыйны кочагына алды. - Синең менә шундый синең кебек батыр, синең кебек матур энең бар! Менә шул хәбәрне йөрәгеңә салып куйыйк әле, бәгырь кисәгем! Бүген әниең бик матур, бик таза ир бала тапты бит! Әле генә күреп кайттым. Ул сиңа хәбәр җибәрде. "Фарис абыем сине тыңласын, ашасын, зур итеп үсеп куйсын! Мин кайткач, мине уйнатыр, йоклатыр!"- диде. - Уррааа! Минем дә братигым булган икән! Уррааа!Мин аңа зур КамАЗымны да бирермен, ком ташыр", - дип сикергәләде Фарис,- Әтиемә әйтик, ул да йөрәгенә салсын бу хәбәрне. Минем кебек! Әйтик инде, чәчәк апа! "Гармунчы Хәтирә", Казан, "Ак Бүре" нәшрияты, 46 бит
74
0