Вазыйх Фатыйхов "Яшерен сөю"

Вазыйх Фатыйхов "Яшерен сөю"

Әнием Бер генә кагылып үт әле, Бер генә сөй әле, әнием. Инде үзем әти дә, бабай да Мин синең һаман да бәбиең. Кушымта: Әнием, бәгърем, күз нурым, Кояшым, Аем һәм йолдызым. Дөньялар кичеп тә тапмассыз Әнидән нурлырак җир кызын. Үз улым, бәбкәчем, диеп әйт, Бер генә сөй әле, әнием. Теземдә үземнең җимешләр, Шулай да мин әле - бәбиең. Кушымта: Әнием, бәгърем, күз нурым, Кояшым, Аем һәм йолдызым. Дөньялар кичеп тә тапмассыз Әнидән нурлырак җир кызын. Шуклыгың һаман да шул, диеп, Көтәм бер ихластан орышу. Чәчтән бәс эзләмә әнием, Ул - сиңа охшарга тырышу. 48 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

71

0