Таһир Шәмсуаров "Язгы таң"

Таһир Шәмсуаров "Язгы таң"

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров Язгы таң Язгы яңгыр җирнең битен юды, Бизәнгәннәр, күрче, үзәннәр. Төн эчендә әнә язгы җилләр Хәтфә келәм җиргә җәйгәнәр. Сандугачлар, өйгә кайттык диеп, Күптән инде талга кунганнар. Сыерчыклар җыры шундый таныш, Әйтерсең лә бездә кунганнар... Яз ул безгә яшьлек алып килә, Шуңа гүзәл, шуңа сөйкемле. Баш калкыткан гади кычыткан да Май аеның гөле шикелле. Иртәгесен чия-алмагачлар Аклык белән чәчәк атарлар. Сөлгеләрен иңнәренә салып, Сабан туе көтә батырлар. Чирәмнәргә яланаяк басам, Матурлыкны шулай саклыймын. Язгы яңгыр җирнең битен юды, Мин кояшка таба атлыймын... #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену (115 бит) #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

52

0