Тормыш. Таһир Шәмсуаров.

Тормыш. Таһир Шәмсуаров.

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Ләйлә, Ләйсән, Искәндәр Тиз чарасын күргәннәр. Бердәнбер зур алманы Өч кисәккә бүлгәннәр. Ләйлә, Ләйсән, Искәндәр, Капканнар да йотканнар. Төшләрен йотмаганнар - Бакчага утыртканнар. Ләйлә, Ләйсән, Искәндәр Озак сабыр иткәннәр. Алмагачлар үсүен Еллар буе көткәннәр. Ләйлә, Ләйсән, Искәндәр Үсеп буйга җиткәннәр. Өчесе өч тарафка Таралышып беткәннәр... ...Йодрыктай җимешләрдән Алмагачлар сап-сары. Тырышып алма җыя Ләйләнең Лилиясе, Ләйсәннең Әнисәсе, Искәндәрнең Инсары, Алмагачлар сап-сары. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Әтиләрнигезе #Шигырьләр #12нчебит

80

0