
12нче көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #"Кыйгак-КыйгакКазКычкыра"
Китәр көне җиткәч кенә Локман бу хәбәрне кызларына әйтә алды. башта ул аларның икесен ике ягына утыртып сөйде. Аннары, күзлегем парланды дигән булып, күзен сөртеп алды, шуннан соң гына: "Мине сугышка алалар, мин китәм инде, балалар", - диде. Нәкъ Локман уйлаганча, Сәкинә мышык-мышык еларга тотынды, ә Сәхия, әтисенең кочагыннан атылып чыгып: "Шәп булган, әти, - диде. - Әнә теге Габдулла абзый кебек орден апкайт. Синең орденнарыңны мин тагып чыгып, малайларның күзен яндырырмын. Ату бер нәрсә булса, синең әтиеңнең буыны черек, җүнле кешеләр күптән сугышка киттеләр инде, дип үртиләр. Ә хәзер үртәп карасыннар!"
75
0