11 нче көн. Әдәбимарафон2024

11 нче көн. Әдәбимарафон2024

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Динә күзен ачканда, ул яткан хастаханә бүлмәсенә бер мизгелгә генә кереп чыга торган кояш инде киткән иде. Алай гына да түгел, көн әллә нинди көлсу томан белән капланган. Күк йөзенең кара пәрдәләре әнә теге ертыла башлаган җиреннән умырылып төшәр дә аның бүлмә тәрәзәсен бөтенләе белән томалап куяр һәм кояш нурын түгел, көн яктысын да кертмәс шикелле тоела. Кыз баланың тәне калтырый башлый, ябынган юрганы астында теше тешкә тиеп өши. Ул гүя бөтен дөньясында берьялгызы калган. Таянырга, ышыкланырга һичбер кеме юк... Чү, томан артында әтисенең гәүдәсе шәйләнә түгелме соң?....

Тэглар:

75

0