Бозлы миләшләр

Бозлы миләшләр

3 көн #әдәбимарафон Өйләренә ничек кайтып җиткәнен юньләп хәтерләмәде ул. Бакчада, миләш агачы каршында басып торуы гына аңына барып җитте. Миләшкә эндәшәсе, бушанасы килде аның. Миләш кенә аны аңлар, үзенә сыендырыр, яшел куллары белән иркәләп өскә — кешеләрдән, рәнҗүләрдән азат булган икенче бер дөньяга күтәрер иде шикелле. Менә шул чакта, капыл гына аҗаган яктырып киткәндәй, малайның зиһенендә илаһи бер фикер ялтырады. Йолдызларга кадәр үк барып җитмәсә дә, ул бер баскыч биеклегендә күккә күтәреләчәк, бүгеннән алып шунда яши башлаячак! 27нче бит #РашатНизамиев #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

56

0