
Әдәби марафон 2 нче көн
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Зифа Кадырова "Язмыш сынавы" Әлфия автобустан төште дә урман буена атлады, артына әйләнеп тә карамады. Көзге урман яшел, сары, кызыл киемгә төренгән, күктә кояш кыздырып тормаса да, җылы; җилнең әсәре дә юк. Каеннар саргайган, яфраклары акрын гына кыштыр-кыштыр коелып утыра. Әлфия әсирләнеп һаман эчкә атлады, нинди тынлык, нинди матурлык! Олы шәһәр шаушуыннан, ике ел газаплардан соң ул күкрәк тутырып сулыш алды. Монда, бу урманда нишләсә дә аны беркем күрми, беркем, күзенә сәерсенеп, кызганып карамый. Әлфия, урманның матурлыгына сокланып, әкрен генә атлавын белде, кеше күзеннән читтә аңа рәхәт булып китте. Көз соңлаганмы, әле һаман әбиләр чуагы, һаман пәрәвезләр оча. Әлфия башындагы яулыгын салды. Кайчандыр кырып алынган чәчләр хәзер бераз үсеп, малайларныкы кебек төрле якка тырпаеп тора, шулай да алар үзенең җирән төсен югалтмаганнар. Әлфия бик озак йөреп арыды булса кирәк, өстендәге пәлтәсен дә салып җиргә җәйде, шул пәлтәгә сузылып ятты, күзләрен күккә терәде. Авылына кайтырга ашыкмавы да аңлашыла иде: анда кайтып нишләргә, кабат ничек яши башларга, ничек бу кыяфәттә балалары, әти-әнисенә кайтып күренергә? Аны ничек кабул итәрләр, җүләр дип бармак төртмәсләрме, кабат акылдан язмасмы – башында мең сорау. Куркыта иде киләчәк тормыш, авылына ашыкмавы да шул сорауларга җавап таба алмаудан иде. Шулчак Әлфиянең баш очында бик биектән «кыйгак-кыйгак» дигән тавыш ишетелде. Әлфия казлардан күзен алмый торып утырды. Үткән хатирәләрне ничек кенә куарга тырышмасын, алар ирексездән җыр булып тел очында әйләнде: Кыйгаккыйгак каз кычкыра, Баласын җуйган микән? Кыр казының кайгылары Дәрьягә сыймый икән… #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы
76
0