
6нчы көн. Нәбирә Г.
Бертөнне аптыраган-йөдәгән Рәхимҗан ишегалдындагы такталар өстенә урын җәеп ятты. Авыл — утсыз, җиһан — йолдызсыз, тышта дөм караңгы иде. Тәмле-тансык йокы керфекләрне аралап күзгә тулып барганда, колакка «кар-р» дигән тавыш ишетелде. Егет тактага сеңде. Урманнан төн карасыннан да карарак бер кош очып чыгып килә иде. Менә ул канатларын Рәхимҗанның өенә табан турылады. «Кар-р, кар-р...»
66
0