Кызыл кар яугач

Кызыл кар яугач

5 нче көн #әдәбимарафон Рашат Низамиев "Кызыл кар яугач" Авылның үзенә хас яшәү рәвеше, үз моңы, үз ритмнары бар. Нинди генә авазлар белән тулыланмый ул! Сыер мөгрәве, кәҗә-сарык тавышы, каз-үрдәк һәм әтәчләр кычкыруы, машина- трактор гөрелтесе, тимер чыңы, чалгы зеңләве, балта-пычкы җыры, яфрак шавы, сулар челтерәве, кешеләр сөйләше - шуларның барысын да үзендә туплап, түкми-чәчми мөлдерәмә саклап тора авыл. Әгәр кешеләр ныклап аңлый һәм күрә белсәләр, авылның мең авазлы орган сыман гүләп торуына төшенми калмаслар иде. Бөтен бәла шунда: аларның моны аңларга теләкләре дә, вакытлары да юк. Иртәдән кичкә кадәр диярлек эшкә, хезмәткә, дөньяның эреле-ваклы мәшәкатьләренә күмелгәннәр. Аларда тормышка сусау, хезмәттән тәм табу, дөнья биргән рәхәтлекләрне татып калу омтылышы көчлерәк шул. Алар өчен хакыйкать - өй түрендәге миләш, абзар читендәге ак мунча, лапас артындагы бәрәңге бакчасы кебек гап-гади бер нәрсә. Шагыйрь яисә музыкант зәңгәр күктә тургай күрсә, аңа башындагы эшләпәсе төшкәнне дә сизмичә озак-озаклап мөкиббән китәр иде. Игенче сыйфатындагы авыл агаеның болай «кәнфитләнеп» торырга теләге дә, мөмкинлеге дә чамалы - ул җир сукалый, ашлык чәчә, буразна ерта. Шулай да тургай җырының мәгънәсен ачык төшенә, сүзсез-нисез генә җанына сеңдерә ул: игеннәр уңа күрсен дә еллар имин торсын! 59 нчы бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

56

0