
Нәбирә Гыйматдинова " Мәхәббәттә гөнаһ бар"
13нче көн #ӘдәбиМарафон Мәхәббәттә гөнаһ бар ... Юк, алан түгел,мин үзгәргәнмен. Мәхәббәт, ачкыч яратып, йөрәгемнең бикле ишекләрен ачкан иде. Йа Аллам! Бу чирдән ничек терелергә?! Мин иң куркыныч яшьтә идем. Җиңел-җилпе яшүсмерләрнең акылы җитмәгән юләрлекләрне хатын-кыз кырыктан узгач эшләп ташлый. Табигать йә бәхетле, йә бәхетсез итәр өчен аңа соңгы мөмкинлек биреп карый. Минем очракта исә бәхеткә өметләнү ахмаклык иде. Без тиңнәр түгел идек, түгел идек! ... Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар" ("Мәхәббәттә гөнаһ бар"). 117 бит, Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел. #ӘдәбиМарафон2024 #МиллионТатар #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияте #БелемРадиосы #Таттелеком #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәГөнаһБар
70
0