
"Ак чәчәкләр"
2 нче көн Бер караганда,бу врач яһүд яки гөрҗи кызына да охшаган:куе кара чәч,ак йөз,сызылып киткән каләм каш.Тик борыны гына аларныкы кебек кылыч һәм зур түгел,туры нәфис борын.Мондый озын зифа буйлы ,каләм кашлы ,зур кара күзле ,елкылдап торган авыр кара толымлы,киң ,шома маңгайлы сылу кызлар Норлат якларындагы кайбер татар авылларында гына үсәләр.Борын заманнарда картлар шундый чибэр кызларны "Болар болгар нәселеннән ,сөякләре асыл аларның "-дип мактый торган булганнар.Хәер, бу кадәресен Асия белми иде инде.
73
0