Зифа Кадырова Сагынырсың - мин булмам

Зифа Кадырова Сагынырсың - мин булмам

7 көн Юк, белмисең, җан корты син! Теге вакытта качып китеп, күпме кешене елатканыңны, кайгыга салганыңны беләсеңме? Юк, белмисең. Әти-әни, синең өчен борчылып, бер елда ун еллык картайды. Салкын кыш көнендә, ач килеш, бала белән кайда йөри, дип борчылдылар, һәркөн кайтуыңны көттеләр. Ә Әлфис сабый гына иде. - Байрас каяндыр Сөмбелгә таныш бер халат тартып чыгарды. - Менә моны таныйсыңмы? Ул сабый шушы күлмәкне өч ел кочаклап йоклады. Әни юса, исе бетә дип, яшереп саклады. Акылдан язмасын дип куркып, өч ел шушы халатны үземдә сакладым. Мин дә сине көтө-көтә акылдан язар дәрәҗәгә җиттем, - диде дә халатны Сөмбелгә атты. Сөмбелнең гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде. - Син киттең, барысын оныттың. Әниеңнең күпме күз яшьләре түгүен дә күрмәдең. Мин алты ел буе аның янында сине көттем. Син укый, дигәч, сиңа тиң булыйм дип, мин дә укыдым, эшләдем. Син кайтуга дип, кечкенә булса да, шушы ояны әзерләдем. Ә син, минем бөтен хыялларымны таптап, тагын качарга җыендыңмы? Син минем бөтен җанымны ашап бетердең... Ул ачу белән бүлмә ишегенә китереп сукты, ишектә тишек калды. Үзе кухняга чыгып китте, аннан чәйнек шалтыраган, савыт-саба ватылган тавыш ишетелде. Кинәт фатирда тынлык урнашты. Өермә ничек башланды, шулай тынды. Байрас ишек янына килеп басты. Башы ишек кашагасына җитә язып тора, җилкәләре ишек киңлеге. «Янәшә бассак, аю белән тычканга охшыйбыз икән», - дип уйлады Сөмбел. Үзе бер Байраска, бер ишектәге тишеккә карады. Байрас, аның күзләрендә курку күреп, аяк очына, идәнгә килеп утырды, туфлиләрен салдырды. Кыл кебек тартылган Сөмбел иске халатын күкрәгенә кысты. Байрас моңсу гына елмайды. - Кич кайткач, мин дә аны шулай күкрәгемә кысам. Мин бит сау-сәламәт ир-егет, миңа син үзең кирәк. Куркыттым, гафу ит. Башка алай эшләмәм, шулай да, әгәр киткән булсаң, мин сине табып, йомшак җиреңне каеш белән ярган булыр идем. Зинһар, качма, минем сине дә, үземне дә бәхетле итәсем килә.

Тэглар:

50

0