Эльмира Шәрифуллина "Үз телемдә сөйләшәм""

Эльмира Шәрифуллина "Үз телемдә сөйләшәм""

13 нче көн Сөйләшәмен үз телемдә Ана телен, туган телен Хөрмәт итмәсә инсан, Тик чит телләргә табынса, Үз теле булса кысан - Оялам андыйлар өчен; Башкага биреп көчен, Татарлыгыннан хурланып, Читкә очырса күчен. Кем комачаулый кешегә Үз телен өйрәнергә? Кем өйрәтә газиз телен, Чүп тел, дип, сөйләнергә? Кем кирәксез тел дип саный Газиз туган телкәен? Хөрмәт итми, димәк, үзен, Ата-анасын, илкәен. Санламаганнардан телен Милләткә нинди файда? Сөйләшәмен үз телемдә Киртә күрмим беркайда.

Тэглар:

75

0