
Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "
Лотфулла белән Гөлсем арасында уен бар! Әлбәттә, хәйләкәр ир моны ачыктан-ачык танмады. Танган тәкъдирдә, буран кубып, хатын аерылып китәр дип шүрләде бугай. Йә, кем бәхетсезрәк: пары урланган Мирсәлимме, әллә көндәш белән ир бүлешкән Күкчәчәкме? Ир хыянәте әче, билгеле. Ләкин аның әчесеннән алай ук йөз чытылмас. Сер бирмичә яшәргә гадәтләнгән горур хатын әлеге дә баягы авылдашлардан уңайсызлана. Кемнәрдер сине йөз мәртәбә чәйнәп йота. «Хурлыгы-ояты бары шул гына», — дип, монысына да түзәр идең, соңгы көннәрдә Лотфулла аны Гөлсем көндәш белән бер бауга бәйләп тота башлады. «Кунак өе» — тыкрык башында, ә бакчалар — уртада. Күкчәчәк күренсә, чиләк-көрәк күтәргән Гөлсем дә «җир астыннан» калка һәм: — Сезнең бәрәңге эре, бүрек кадәр, эме? Өч-дүрт төп казыйм әле кунакларга бәлешкә, — дип, канны боза иде. «Кунак» бердәнбер санда, ул Лотфулла иде, әлбәттә. Мирсәлим кызганыч, монда хатыны ят ирләр сыйлый.
64
0