
Ләйлә Дәүләтова "Кеше китте диеп хушлашмагыз, Очрашырбыз әле тегендә. Я тәмугта, я эләгеп булса. Оҗмахларның 7 күгендә.
Кеше килә - китә, бар да гади, Барыбыз да шунда барасы. Җиргә гомерлеккә килгән сыман Кыланма син адәм баласы... ...Үлем җиткән кебек яшәү кирәк, Рәнҗетмичә җирдә беркемне. Яшәү язсын, ләкин көтмәгәндә Китәчәкбез бердәнбер көнне.. Үләсе бар диеп, уфтанмагыз Шатланыгыз, озатып калсалар.. Үлгәчтен дә сине дога укып Елый - елый искә алсалар... Менә шулай...
102
0