11 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

11 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла Чөйләр кагылып беткәч, жирәбә салдылар. Бәхетеңә чыккач - ал, печәне куе булса да сиңа, гел сарут кына булса да синеке. Упкәләш юк чүкелгән,кайралган, көйләнгән чалгыларын алып, һәркем уз җае алдына килеп басты. Ләкин беркем дә печән чаба башламады. Айдаш бабай әйткәч кенә башлаячаклар. Гел шулай булган инде. Айдаш карттан башка бер генә күмәк эшкә дә тотынмаганнар. Бабай эш башларга бер дә ашыкмый. Коргантау астыннан тибеп чыккан Изге Чишмәдә йөзен-кулын юды. Юеш кулы белән сакал-мыегын сыпыргалады да, тау түбәсенә менеп, карт имән күләгәсенә тезләнде Тезләнде да күзен йомып, тын калды . — Һәй, Айдаш бабай, ташла намазыңны! — дип кычкырды Савия. Чалгылар кугәрә башлады бит. Кемдер көлеп куйды. Ләкин бу көлкене берәү дә күтәреп алмады. Мондый вакытта Айдаш карт беркемгә дә җавап бирми. Кычкырган кешене соңыннан ачуланып та йөрми. Күрәсең, бу вакытта ул беркемне дэ ишетми торгандыр. — Намаз укый дияр иең. намазлыгы юк,диде Сакия чытлыкай . — Тимә картка,диде Хәсәнша.Ул синнән-миннән кубрәк күргән карт. Нишләсен ул үзе белә. Бабасының нишләгәнен Ярмөхәммәт менә хәзер генә,тау башында торганда гына аңлады: Айдаш карт борынгы имәнгә, Изге Ярмай рухына дога кылган булган икән. — Изге имәнгә кагылырга ярамый! - диде карт — Имән борынгы бабабыз Ярмулла батыр кабере өстендә үсә. Тау астыннан Изге Чишмә бәреп чыга. Изгеләргә кагылсаң, нәселең корыр. 27 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

49

0