Кызыл гөл

Кызыл гөл

- Бөтен намуслы кешеләр куркып тора торган булса, бу дөньяны тоташ золым басып алачак, диде. Әниең, Габдулла Тукай кебек, бар җиһанны чиста, саф итәргә теләде. Ләкин шагыйрь дә язган бит: "Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым", - дигән. Хәерлегә булмас синең бу дуамаллыгың, дидем. Дуамаллык иде шул ул! - Хат киттеме соң? Икегезнең исеменнән... Фәридә гаҗәпләнеп, Мортазаның йөзенә күз сирпеп алды. - Син мине гаепләрсең, бәлки, ләкин мин ул хатка ул кул куймадым. Мин фәкать әниеңне ялгыз калдырырга теләмәдем. Бары шул гына. _ Анысы өчен дә рәхмәт инде!..Димәк, җыелыш булмый калган, әмма әнинең аны оештырырга тырышуы турында хәбәр органнарга барып ирешкән... Кем җиткергәнен дә белгәнсез...

Тэглар:

100

0