5 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

5 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

Беркөнне Ләйлә мәктәптән кайтты да туп-туры көзге каршына килеп басты. Алай итеп карады, болай итеп карады. Аннары чоланнан әнисенең уклавын алып керде дә җилкәсеннән аска төшерде һәм, яны белән басып, көзгегә күз ташлады. Кызганычка, уклауның аска карарга тиеш башы әзрәк күтәрелеп тора иде. Шул вакыт кыз көзгедә үзенә төбелгән карашны күреп алды. Әбисе икән. - Нәрсә, үлчисеңме? - Нәрсәне, әби? - Бөкреңне? - Бөкремне? Мин бөкреме, әби? Нигә ул миндә генә? Нигә башкаларда юк? - Әниеңнән сора, нигә миннән сорыйсың? - Әби! - Ярар, бар көзге алдында бөтерелмә. Башың яшь әле. Яратмый Ләйләне әбисе. Моны кыз бик яхшы тоя. Кечкенәрәк чагында белеп бетерми иде, хәзер инде чамалый. Тик менә нигә яратмагынын гына белми. Югыйсә башкаларның әбиләре оныкларын шундый да яраталар.

Тэглар:

123

0