
Алданма!
12 нче көн #әдәбимарафон Алданма! Муса Җәлил Алданма, халык, Бар алга ярып! Якты юл анда, Егылма арып!! Байлар - талаучы, Мулла - ялганчы, Алданма аңа, Телгә ышанып!! Тасма тел анлар, Алдаучы жаннар, Уйлыйлар: «Халык Бирелер алданып». Жинәлмый кулдан, Адашты юлдан, Алдау юлына Кереште калып! Сүз белән анлар Уйлап куйганнар. Җинелгәненә Эченнән янып! Эшләтмәкче ул, Һәм итмәкче кол Синең үзеңне, Беләмсең, халык? Тәмле тел берлән, Сөйләп сүз берлән Тотмакчы булган Сине алдатып! 382 нче бит #МусаҖәлил #Алданма #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
73
0