Ватан җылысы

Ватан җылысы

1-нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2014 Ул башлана синең авылыннан, Китә калсаң, килсен җылыйсы. Карашыңда сөю ургып торсын, Ургып торсын Ватан җылысы. Моң-зарың да, сөйгән яр да шунда, Җиде бабаң сүзен тыңлыйсы. Мең кат өшеп, мең кат туңу кирәк, Тояр өчен Ватан җылысын! Ялгышырга, адашырга мөмкин, Бу сынаулар димә соңгысы. Төпсез сазлыкларда батмый кеше, Өмет сузса Ватан җылысы. Дуслык учагына елышасы - Иң мөһиме менә шунысы, Кыя тауга менү уен гына, Куәт бирсә Ватан җылысы. Килмешәк тә, мөһаҗир дә түгел, Үз җиреңнең кадерен аңлыйсы. Дошман безгә калылудан курка- Өтеп ала Ватан җылысы! Без -тарихта моң тудырган халык, Шуңа тансык җырның моңлысы. Җанга якын авыллардан язмыйк, Тигез җылыт, Ватан җылысы! #ТаһирШәмсуаров #Акылыккасыену #Ватанҗылысы,8бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятфонды2018ел256бит #Таттелеком #22 #Үзүсеш

Тэглар:

55

0