Әдәби марафон 6 нчы көн

Әдәби марафон 6 нчы көн

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Искәндәр Сираҗи "Күкләр никахы" Җәйге җылы яңгырга йөзен куеп, бер кыз бала гына бире атлый. Чәчләре буйлап су ага, күлмәге юешләнеп тәненә сыланган, ә ул туфлиләрен кулларына тоткан да шушы фани дөньяның иң бәхетле кешеседәй атлый бирә. Йөзендә шатлыклы елмаю. Йа Раббым, нинди гүзәл манзара, нинди гүзәл кыз... Аның матурлыгын табигать үзе дә күрде-күк йөзе,кинәт кенә ачылып, аллы-гөлле салават күпере булып елмайды. Яңгыр гына туктамады, эре,җылы тамчылар сылукайның зифа буен,тулышкан күкрәкләрен назлады. Юк, чңгыр түгел, Җанәбелхак үзе үк яраткан бу гүзәллеккә сокланды, аңа йомшак тамчылар булып орынмый түзә алмады бугай... #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары

Тэглар:

34

0