14 нче көн. "Җәза"Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

14 нче көн. "Җәза"Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

14 нче көн ...Җирдә ауный-ауный үкергән Гыймран яралы бүрегә охшаган иде. Нурсөя хатыннар арасында басып торды да абына-сөртенә өенә атлады. Йа Ходай, ерткычка да бала кызганыч икән... Аларда да җан дигән нәзберек нәрсә бар икән. Һай, очынып та яшәдең, Гыймран. Менә сиңа да Тобадан да тирәнрәк яра уйдылар. Түз, чыда хәзер. Хатын баскычтан мүкәләп менде. Ул Гыймран өчен дәртләнеп хәлсезләнгән иде. - Абау, нишлисең син, апа?! — Алия аны култыклап алды. — Башың әйләнә мәллә, апа? Даруларың кайда? - Анда бит, анда... - Нурсөянең теле көрмәкләнә иде. - Анда... Гыймран абзаң акылга җиңеләйгән. Игезәк сыңары төтенгә тончыгып үлгән бит... Юатыр гына идем бичаракаемны, бистә гайбәтчеләре чекерәйгән. Тәмләп-тәмләп чәйнәрләр иде соңыннан... Кыз бернинди гаҗәпләнү дә белгертмәде. - Ят син, апа, ят, - диде. - Гыймранга һай авырдыр. Ата кеше бит. Аның тегесе - икенче игезәге шыр исерек. Кесәсендә аракы шешәсе. Авылыгыз белән утка тотам дип акыра. Дару да хәл өстәмәде. Алия пешергән үләнле чәй дә тынычландырмады. - Тыкрык башыннан гына карап кил, бала. Нишлиләр икән? - Кемнәр, апа? - Соң... халык инде... Гыймран инде...17 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Җәза #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

76

0