2 көн Шәүкәт Галиев

2 көн Шәүкәт Галиев

Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм туган колхозында эшли башлый. 1945—1953 елларда ул хисап эшләрендә, район газетасында эшли, 1950 елда КПСС сафларына керә. 1953 елдан алып ул «Чаян» журналы редакциясендә эшли. 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый. 1959—1961 елларда Мәскәүда СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Әдип 1958 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә. 1961 —1971 елларда ул — профессиональ язучы, ә 1984 елга кадәр — Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире. Ш. Галиевның беренче шигырьләре 1948 елда басылып чыга. Шуннан соң шагыйрь үзенең әдәби иҗат эшен киң җәелдереп җибәрә. Ш. Галиев танылган балалар шагыйре. 1972 елда бу өлкәдәге әсәрләре өчен ул Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1980 елда аның балалар өчен язылган шигырьләре «Заяц на зарядке» исеме астында рус теленә тәрҗемә итеп басылды. 1982 елда шагыйрь бу китабы өчен Халыкара бүләккә — Г.Х. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Ш. Галиев шулай ук олылар өчен язылган лирик шигырьләре, җырлары, бигрәк тә сатира-юмор әсәрләре белән дә әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итте. "Иң беренче сүз" Бер сүз дә булмаган чакта, Кем сүз уйлап чыгарган, Ничек бик тә дөрес итеп Исемнәр кушып барган? Ничек "бүре" димәгән ул, "Куян" дигән куянга. (Чыгарлар иде куяннар Бүреләрне куарга!) Алманы "алма" дигән бит "Суган" диеп куймаган. (Башта ашап карагандыр, Ә аннары уйлаган.) Тып- тын чакта әкрен генә ""Ты-ынлык..." диеп торгандыр. Шарлавык тавышын басып: "Шаулый!" - дип кычкыргандыр. Мөгаен, зу-ур елга күргәч, Искитеп: "И-идел!" - дигән. Чиксез урманнар, кырларны, Яратып: "И-илем", - дигән. Ә иң-иң-иң-иң беренче Әйтте микән ни диеп? Ашыйсы килеп уянгач Дәшкәндер: "Әни!"-диеп... "Юлдаш",Татарстан китап нәшрияты, "Юлдаш" 1975ел, 31-32 бит

Тэглар:

59

0