Фирүзә Җамалетдинова. " Кошлар оя корган җирдә..."
7нче көн. Шулай ук һәркемгә мәгълүм хикәят исенә төште: " Бүлмәдәге үле тынлык эчендә дүрт шәм яна икән. Беренче шәм әйткән: " Мин тынычлык булам. Әмма минем януымны теләүчеләр дә, аны бәяләүчеләр дә юк. Мин сүнәм!" - дигән. Һәм сүнгән. " Мин - Ышаныч! - дигән икенче шәм. - Ләкин үземнең кирәклегемне тоймыйм, шуңа мин сүнәм "... Һәм анысы да сүнгән. Өченче шәм: " Мин - Мәхәббәт! - дип аваз салган. - Әмма тирә-юньне яктыртырлык көчем калмады инде. Кешеләр мине кабул итми. Хәтта иң якыннарым да яратмый", - дигән дә Мәхәббәт шәме сүнеп киткән. Шулчак бүлмәгә бер бала йөгереп кергән. Өч шәмнең дә ни өчен сүнүләрен сораган. Сәбәбен белгәч, ул дүртенче шәмнең тавышын ишеткән: " Курыкма, мин янам бит! Минем ялкыннан сүнгән бар шәмнәр барысы да кабыначак! Алар янә җир өстендәге тоташ караңгылыкны яктыртыр. Чөнки мин - ӨМЕТ!"
74
0