Габделхәй Сабитов "Бизәкле чиләк"

Габделхәй Сабитов "Бизәкле чиләк"

Алтынчы көн. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Үземне бүре диюем түгел, әмма тумыштан авыл баласы булгангадыр инде, язлар җиттеме, күңел гел урман-кырларга ашкына. Әгәр дөнья бимазасы белән берәр язда шомыртлар чәчәк атканны күрми калсам, арышлар серкә очырганда җир исен, кырлар һавасын сулый алмасам , кыш буе эшем эш түгел. Көннең-көнозын берьялгызым каңгырып йөрергә яратам. Шыбырдык усакларның үзара серләшүен тыңлап, сәгатьләр буе аунап ятарга яратам... Габделхәй Сабитов "Бизәкле чиләк" хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 57 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

47

0