
Илсөяр Иксанова "Җидегән"
2нче көн #ӘдәбиМарафон Җидегән Классташларыма Җиде юл чатында учак яктык Аерылышып китәр алдыннан. Төнге күктә учак очкыныннан Йолдыз булып хисләр кабынган. Җиде йолдыз - безнең йолдыз бит ул, Безнең йолдыз бит ул- Җидегән. Җидегезнең җиде хисен тоям Йолдыз аша искән җил белән. Уртак учагыбыз калды янып, Җиде юлдан киттек җидебез. Сагынганда бер-беребезнең хисен Җидегәнгә карап белербез. #ӘдәбиМарафон2024 #МиллионТатар #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияте #Таттелеком #ИлсөярИксанова #Җидегән
48
0