
Ленар Шәех
11 нче көн. Улым Улым уйный. Мөлдерәпләр карыйм. Әйтә алмый торам сүземне. Улымда мин күргән кебек булам Балачакны, нәни үземне. Бишектәге бишкә төрләнә, ди, Һәр көн саен ачам яңалык. – Бүген миңа улым күзе белән Дәү әнием көлеп карады. Үзгәрешләр булып кына тора, Бик тә якын җаннар арасы. – Күңелемне сискәндереп куйды Әниемнең уйчан карашы. Дәү әтием сынап карый кебек, Әтиемме миңа күз ача... Улым йөзе белән балкып алды Нәселдәге туган-тумача. Улым булып әби, бабасы да, Әнисе дә миңа күз сала. Буыннарны, нәселләрне бәйли, Якынайта икән ул бала. Күңелемнең гөле – бала, диләр, Күзнең нуры, бәгырь җимеше. Ике җанны киләчәккә илткән Йөз аклыгы, йөрәк тибеше!
Сылтамалар:
93
0