
Фәрзанә Акбулатова «Дилбәр»
Әдәби марафон, 11 көн « Тышта бөтен дөнья ап-ак. Агачларны калын бәс сарган. Әз генә искән җил дә юк. Ул да, шушы сихри матурлыкны бозарга теләмәгәндәй, каядыр кереп поскан. Юлдан атлап килгән икәү бу гүзәллеккә игътибар итәме соң? Әйтүе кыен. Аларның һәрберсе үз уена чумган. Күзләр уйчан. Очрашу шатлыгын киләчәккә булган билгесезлек сөреме каплый. Әйе, Дилбәр белән Саматка сирәк очрашырга туры килә. Сәбәбе ачык, шулай да бер-берсенә омтылган күңелләр күрешми түзәмени? Кышның үз законы – бураны да, давылы да, юлсызлык та була. Сирәк очрашырга туры килә. Кышның суыгына да, буранына да түзәргә була, кешеләр мөнәсәбәтен ничек көйләргә соң? » (40 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
102
0