
Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"
16 нче көн Кайта, димәк. Төрмә өч ел гомерен ашады. Өч ел азмы, күпме? Мирсәлимнән биздереп суындыргач, аз түгелдер инде. Ә бу пырдымсыз хатынга нәрсә җитми икән? «Кайта» дигән хәбәр ник бәгырьне аркылы-торкылы кисә-телә? Кайтсын, кайтсын, кайтсын! Авыл урамнары тар мәллә?! Лотфуллага атып ни үзгәртте соң ул?! Бүген үзендә төрмә тамгасы, Лотфуллада үч. Ире һаман аңа теш кайрый. Алар нәселендә кичерү һәм гафу итү юк, алар миһербансыз кавем. …Хатын озак кына Атауга карап торды. Ул тарафларда аңа берни дә кирәкми, аны уйлары җиргә кадаклаган иде. Көтү таралды, ә сыер күренми. Тагын Гөлсемнәр капкасына төртелде микән? Лотфулла үчкә ерактан кереште. Бәс, ул бит Мирсәлим белән беррәттән Күкчәчәкне дә җәзалый иде. Астыртын гына, сүзсез генә. Башта ир «кунаклар өе» дип салдырган ике катлы йортка Гөлсемне күчерде. — Хуҗалыкка бик еш түрә-мазар килештерә, Гөлсем уңган, аш-суга оста, абзыйларны шунда гына сыйларбыз, сиңа да мәшәкать кимер, — диде. Ул, күрәсең, хатынын беркатлы тилемсәгә саный иде. Әйе, Күкчәчәк гайбәт тыңламый, аңа — укытучы кешегә — чүп җыю килешми дә иде. Ә йөрәк барысын да сизә!…
81
0