Әдәби марафонның унҗиденче көне

Әдәби марафонның унҗиденче көне

Йөрәкләрдән йөрәкләргә сукмак Якынайта безнең араны. Күп кирәкми икән дәваларга Газаплардан калган яраны. (Гөл Чәчәк) Сизә Саимә,күптәннән сизә: Җәүдәт газеталар да укымый, журналны да болай гына караштыргалый, өзелеп-өзелеп ялварулы караш ташлый да, аның күзләре белән очрашкач, кабат газета- журналлар актарган була. Нигә шулай оялчан яшь егет сыман тота соң әле ул үзен? Нигәдер бу карашка Саимә үзе дә битараф кала алмый, йөрәк җилкенеп куя, гүя ул да - гыйшык утында янучы яшь кыз. Үзәк өзәрлек караш. Нәкъ мәрхүм Миргалимнең чем- кара күзләре кебек. Юк уртаклык та юк шикелле, ә күңелне ниндидер җеп бәйли. Инде йокысыз төннәрендә ничә тапкыр уйлап, очына чыкмакчы булды ул, тик булдыра алмады. Нигә якын ул күңелгә, югыйсә арткы өстәлдән Саимә өстәленә кадәр биш метр ара. Җәүдәт, кереп ишек төбеннән исәнләшеп үтүгә, иң арткы өстәлгә барып "оялый", сөйләшми, китап алмый, бары, китапханәчегә серле караш ташлап,шул өстәлдә ни бар, шуны караштыргалый, ябылыр алдыннан саубуллашып кайтып китә. Ничә айлар,еллар инде... Кыюсыз Җәүдәт!... Бәлки,әйтер сүзе бардыр? Әллә ул апасы Гайния өчен үзен гаепле хис итәме икән? Әллә Гайния ни дә булса әйтергә кушып,шуны әйтә алмый йөриме? Саимә, сора, нидер кайный бит күңелендә!.. 124 нче бит #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова

61

0