
Ркаил Зәйдулла "Сөембикә"
XXVII нче #әдәбимарафон2024 8 нче көн Ркаил Зәйдулла, "Сөембикә", 202-209 битләр. Ркаил. Зәйдулла, "Ил" китабыннан. Әрмәннәр мал аера белә икән. Күзләре шунда ук көтүче Йосыфның кызы Сөембикәгә төште. Арсен дигәннәре бигрәкләр дә тирәсендә бөтерелә инде. Шоколадтыр, чикләвектер белән сыйламакчы була, артыннан күләгә кебек ияреп кайта. Сөембикә безнең авыл җегетләреннән дә озаттырмый иде, ут кыз икән, әрмәнне дә якын китерми. Минем үземнең дә аңа күңел яткан иде, тик юаш шул мин, бер сүз кушарга кыймыйча, тик исәнгерәп йөрим. Инде бөтен авыл әрмән белән Сөембикәне сөйли, әрмән, имеш, бөтенләй ашау-эчүдән калган, янәсе, кайберәүләр кызны мактый, бигрәк тә җегетләр: «Маладис, җүнле кыз теләсә нинди кара күт белән тел пычратамы», — диләр, ә ахирәт кызлары үз артында көнләшүдән буылып гайбәт сата: «Үзен әллә кемгә куйган була бит әле, адәм срамы, көтүче кызы гына түгел, хан кызы, диярсең...» Арсеным гына каксын, аларның һәрберсе аңа ияреп китәргә әзер иде төсле. Безнең кызлар бит ул җунглидан орангутанг килеп чыкса, аңа да ябышырга әзер, тик маймыл татарга гына охшаган булмасын.
57
0