
Зифа Кадырова
17 нче көн. Сагынырсың-мин булмам 7 бүлек Булат белән Байрас ишектә күренү¬гә, әти-әниләре сораулы караш белән аларга текәлде. Шәүкәт абый, кыза баруын сизеп, үзен кулга алырга тырышты. - Улым, сизеп торам, нәрсәдер бул¬ган, икегез дә балтагыз суга төшкән кешеләр кебек утырасыз. Үткән кайтуы¬гызда да килде-китте йөрдегез. Читтән ишетелгәнче, үзегез сөйләгез. Йә, нәрсә кырдыгыз? Әтиләре ике сөйләргә яратмый, ул¬лары да аның бер карашыннан ни әй¬тергә теләвен аңлыйлар. Өйдә каршы сөйләү юк, малайлар балачактан шулай тәрбияләнгән. Әтиләрен хөрмәт итәләр, җиткән егет булсалар да, бераз шүр¬лиләр. Малайлар, кем беренче башлый ди¬гәндәй, бер-берсенә карап утыра бир¬деләр. Әтиләре тагын бер кабат тамак кырды. - Йә, кайсыгыз башлый? - Әти, ничек әйтергә, шундый чете¬рекле хәл килеп чыкты. Кыскасы, бер кыз бала көтә, аңа өйләнеп тә булмый, ташлап та, менә шул. Шуңа абый белән баш ватабыз, нишләргә дә белмибез, - диде Байрас каушап. - Сезнең монда ни катнашыгыз бар? - Соң, ул безнеке, дөресрәге, абый¬ныкы. Әтисе Булатка карады, ул чиядәй кы¬зарып, башын аска иде. Әтисе: - Булат, аңлатып бир, - дип кырыс кына әйтеп куйды. - Әти, ялгышлык белән булды, мин теләмәгән идем. Мин башка кызның кулын сорадым. Булат әтисе ничек әйтсә, шулай бу¬лачагын аңлады. - Бала кемнеке? — диде әтисе коры гына. - Минеке. - Синеке булса, алып кайт та өйлән. - Юк. Мин аны яратмыйм, мин икенче берәүне яратам. Без Яңа елга туй ясарга сөйләштек. Әти, мәҗбүр итмә. Сүзгә әнисе дә кушылды. - Ул да бит кеше баласы, яратмагач, ник харап иттең, улым? Әнисе килсә, ни диярбез? И балам, безне дә, үзеңне дә бөтен авылга хур итәсең бит... Әтисе, авыр йодрыкларын өстәлгәсалып, уйчан кырыс тавыш белән: - Ә хәзер мине тыңлагыз, икегезгә дә кагыла, - дип сүзен дәвам итте. - Исән чагымда Арслановлар урамда ятим, уй¬наштан туган бала исеме күтәреп йөрмәячәк. Мин синнән, улым, мондый хәл көтмәгән идем. Кылган эшеңә җавап та бирә бел, янына ятканчы уйларга идең. Өйгә алып кайт. Иртәгә үгез суябыз, Яңа елга туй ясарбыз.
Сылтамалар:
96
0