10 нчы көн  Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

10 нчы көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

Көн артыннан көн үтте. Гөлсирә артыннан гына һаман беркем дә килмәде. Кыз юаная барды. Юанайган саен эчен ныграк бәйләде. Әкрен генә шикле карашлар да күбәя төште. Гөлсирә өйдә әнисе алдында да артык чуалырга тырышмады. Әллә ничегрәк, сынап карый сыман. Ул да сагаеп калды кебек. Беркөнне кыз яңадан җиңгәсе янына килде. - Җиңгәчи апа, балага җан иңде бугай. Әллә тагын Сәлим артыннан барып караргамы? - Белмим, Гөлсирә, артыннан баруның файдасы булмас. Теләге юк аның сиңа өйләнергә. Уенда булса, күптән кайтыр иде. - Җиңгәчи апа! – дип кычкырып елап җибәрде Гөлсирә. - Миңа нишләргә? Сәлим кайтмаса, ул баланы нишләтәм? Ничек табам? Уйнаштан табу була бит бу! Әниләргә, авыл халкына ни диярмен? Җиңгәчи апа, нишлим? Баланы төшерергә! Кичекмәстән. Җиңгәчи апа, булыш. Больницага барыйк. - Гөлсирә, ярамый, сеңелкәш. Ул бит синең балаң. - Әтисез бала. Уйнаштан туачак бала! Әниләргә ни диям? Җиңгәчи апа, булыш! Кыз шунда гына Сәлимгә ышануның нәтиҗәсез икәнен чынлап аңлады. Нишләргә?

Тэглар:

92

0