
Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
6 нчы көн Гүя мин күлдәвекләр белән агып китсәм дә, аңа барыбер. Хәерсез көн, чыланган өс-баш, авырткан аяк — болар мине җебетмәскә тиеш иде. Мин, горурлыгыма таянган килеш: «Утырмадым шул, егет», — дип масаеп, ничек тә юлдан теркелдәргә тырыштым. Әмма иң карт, иң хәлсез ташбака да миннән җитезрәк кыймылдар иде. Тигез тротуардан гына йөреп өйрәнгән аякларым су белән балчыктан изелгән апара ерырга күнекмәгән. Тездән пычракка баттым. Җитмәсә, таеп та егылдым. Миңа болганчык күлдә чәбәләнгән мескен балык буласы гына калды.
58
0