
Габделхәй Сабитов "Йолдыз яктысы"
Өченче көн. Аяз, дымык җәйге кич. Онытылганда бер генә талгын җил исеп куя. Лапас өстенә иелеп үскән өянкенең яфраклары үзара нәрсәдер сөйләшеп алалар. Ә күктә... күктә йолдызлар... йолдызлар... Ярма бөртегедәй ваклары бар, йодрык эреләре бар. -Күрдеңме, Әпләй, әнә бер йолдыз атылды,-ди Фәсхи. Аннары, бераз вакыт тын гына ятканнан соң, тирән сулап өстәп куя: -И-их, малай, Җидегән йолдызның әнә теге иң яктысы атылып төшсен иде хәзер шушында. Таңга кадәр рәхәтләнеп китап укыр идек. Мин дәшмим. Бу сихри төннең җылы сулышын тоеп, шулай берни уйламыйча яту рәхәт миңа. Дөнья кайгыларына тәмам битараф булып, оеп-изрәп яту бик тә рәхәт. Әнә тагын бер йолдыз атылды. Кем йолдызы икән бусы? Күктә йолдыз атылса, җирдә берәүнең гомере өзелә, имеш, диләр бит... Әнә берсенең сызылып яп-якты эзе калды. Икенче берәүсе кабынды да эзсез югалды. Әле аның без күрми калган үтә яктылары күпмедер... Салкын кара таш булып кына атылганнары күпмедер... Габделхәй Сабитов "Йолдыз яктысы" хикәяләр Казан Татарстан китап нәшрияты 2001, 18 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
61
0