
Тамга
Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Ул гомер буе үз-үзен аңламаган икән. Күңел дәфтәре бер генә битле, азапланмыйча гына укы да чык, дип санаган ир шаккатты: дәфтәр калын дәфтәрләрдән дә калынрак икән. Аның икенче, өченче, дүнртенче һәм каядыр, бәлки, мең саны сугылган битләре дә бардыр. Мирзабәкне әтисенең дуслары: "Без картларга юаныч", - дип, сөенәсөенә алып калды. Дөресп эшләдем, диде Нурихан, малай белән хушлашканда. Ә хәзер ул, читлектә бәргәләнгән тиен кебек, ишекле-түрле йөренә. Ул да түгел, ятып-ятып, бала йоклаган мендәрне исни. Туганнан бирле Мирзабәкне кочагында тибрәткәнмени! Ничәдер сәгатьтән бәләкәчне юксынасың, дисәләр, илтеп тә мәшәкатьләнмәс иде. Әнә эт тугры, Мирзабәк кайда - ул шунда. Юк, аерылышулар вакытлыча гына бит инде. Малай шушы ишегалдында мәтәлчек атып үсәчәк. ..."Кунак" бик сабырсыз иде, тоягы белән дөп тә дөп ишекне кыйнады. 429 нчы бит
87
0