Вазыйх Ватыйхов "Мәхәббәт ул могҗиза"

Вазыйх Ватыйхов "Мәхәббәт ул могҗиза"

Мәхәббәт ул могҗиза! Йөрәкне нишләтәсең син, Тибешен үзгәртәсең. Яшендәй кузгатасың да, Нишләр дип күзәтәсең. Нишләттең соң йөрәгемне, Туктап торганын сизәм. Шул мизгелдә күкләр иңлим, Татлы диңгездә йөзәм. Син мине әллә нишләттең, Әйтәм кысып йөрәгем. Мәхәббәтнең ни икәнен Мин яхшырак беләмен! 103 нче бит #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

89

0