
Рафаэль Сибат "Кайту"
16нчыкөн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 " Нәфисәне дә Алсу, Бибинур белән рәттән гүргә иңдерделәр. Аның өчен казылган кабердән таш бөтенләй чыкмады. Мөхәммәт бу урында тагын бер каберлек урын күреп, анысын үзе өчен киртләп- киртәләп куйды.Алсу белән Бибинурның бура- чардуганнары күптән череп беткәнлектән, Шәрәфетдин белән Алмазар өч кабер өчен бер зур чардуган ясаттылар. Алар аны күгәрмәс алюмин- цинк таяклар, калайлар, "стойка"лардан эшләткәннәр иде, ике ел узуга, бу күгәрми торган чардуганны, башы-аягы белән алып киттеләр.Кемнәр? Төсле металл җыеп сатучылар! Бу хәбәрне ишеткән Мөхәммәт, ялгыз гына калып, кычкырып елады: - Зиратка кереп, әрвахлар өстендәге чардуганны сүтеп алып китсеннәр әле? Кая барабыз? Йә, Җанымны ал, Раббым! Мондый хурлыкны күрмәс идем..." #РафаэльСибатКайту #КайтуКайту341нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
55
0