
7 нче көн. Каракош. Нәбирә Г.
Уктай түбән атылды һәм томшыгы белән чык та чык тәрәзә пыяласын чукырга тотынды. «Көш, көш» диде атылып торып утырган егет, әйтерсең тавык куа иде. «Көш, көш!» Әмма аның көшелдәве үзенә дә ишетелми, яргаланган иреннәренә ягылып кала иде. Күкрәген ярып тук-тук бәргән йөрәге аны кире ятагына аударды. Хәлсез егетнең бармак селкетерлек тә рәте юк иде
58
0