
7 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"
7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" Ләкин, Айдаш бабайның хәле китәргә уйламады. Ул егет-жиләндәй җитез иде. Анын куз алмалары елтырый, ут чәчеп тора. Унике юл суга барса да, узе мышнамый да, тигез-тирән итеп сулый — Бабаңа әллә ни булган, күңеле бик кер бүген,диде Хурлыгаян. Факика җавап бирмәде. Җавап алыр өчен әйтмәде аңа бу сүзне. Болай гына, үзалдына сөйләнүе иде Хурлыгаянның. Айдаш карт шатлыгын биеп шатланмады, кайгысын җылап кайгырмады. Шуңа курә аны тәксе кешегә санады авыл халкы. Бии-бии шатланырлык зур сөенеч тә кургәне булмады Айдаш картның. Ләкин, ул үзе өчен кечкенә генә нәрсәләрдән дә куаныч таба белә иде. Үкереп җыларлык кара кайгысы да булмады аның. Кара кайгы килсә дә сыгылып төшә торган кеше түгел иде Айдаш бабай. Хәзер аның иң зур кайгысы — улы сугышка китеп хәбәрсез югалган җан парчасы - улы Хисбулла. Үлем кәгазе килсә декарт Айдаш моңа әзер. Тере килеш менә бүген кайтып төшсә дә, шатлыгыннан Айдаш карт егылып үлмәс. Ә менә хәбәрсезлек изде картны. «Әткәй! Хурлыгаян! Балаларым Факикә белән Ярмөхәммәт! Озын язарга вакыт тар. Сугышка керәбез. Догагыздан ташламагыз! Хисбулла». Бетте-китте. Шунын белән вәссәлам вә каләм. Беренче хаты, соңгы хаты. Кайда ул бала? Үлеп калганмы? Әсир тешкәнме? Дүрт ел бит инде. Бер хәбәре юк. Меңләгән кешедер бит инде анда. Тузан бертеге кебек юкка чыксын инде адәм тикле адәм баласы. Айдаш карт сизә, күптаннан сизә инде: Хисбулла исен түгел . Сизә аның сизгер күңеле. Сизә, шулай да өмет дигән бер алдавыч хис ымсындырып яшәтә дә яшәтә. Аның бердәнбер улы,күптән юк инде. 12нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
55
0