Тамга

Тамга

Җан тартмаса - кан тарта икән, ыштансыз малай, "ык" та итмәде, тун эченә чумды. Авыл күзсез-колаксыз, Сафринәнең ян күршесе Фәсыйлә карчык та бүген йокы симертә, уты сүнеп, тәбәнәк өе караңгылыкка баткан иде, үз гомерендә беренче мәртәбә бала кочаклаган ир, тар сукмакны киң итеп, иркенләп-җәелеп аллады. Идәндә шуышып арт чүмече бозланган бала тиз җылынды, хәзер бу җылы, рәхәт булып, янган йөрәкне дәвалый иде. Солтанбәкләр нәселе егылып бала яратты... Комсыз ярату белән яратты. Әүвәлге никахтагы хатыны өч кенә бөртек белән чикләнгәч, бабасы икенчегә, аннары өченчегә, дүртенчегә өйләнә. Яраткан нәрсәне Ходай әз-әзләп кенә тамыза икән: ул бичәләрдән туган балалар берәм-берәм кызамык чиреннән тәгәри...

Тэглар:

89

0