Флүс Латыйфи "Көмеш беләзек"
14нче көн. #әдәбимарафон "Көмеш беләзек" "Җиһан беләзекне кулына алды. Күңелендә һаман шиккә охшаш нәрсә кымырҗый. Өч хикмәт -өч теләк булса, нинди теләк теләргә? Үзеңнән соң калучы балаларына үкенеч китермәслек, аларга горурлык һәм таяныч булырлык нәрсә бар? Хәер, әле беләзек үзе дә аларга калачак. Алар да кайчан да булса бер шушындый сорау белән газапланачак. Тик беләзекнең хикмәтен әйтеп өлгерергә генә кирәк. Ата-бабаңнан калган мал-мөлкәт кенә түгел, ә синең дөньяда ник яшәвеңне, кайдан килүеңне һәм кая баруыңны аңлата торган олы бер ядкарь дә бу. Ядкарьсез кеше ярлы була, сукбай булып яши, сукбай булып үлә. Каралҗымланып торган көмешкә батып кергән борынгы хәрефләр шуны әйтмиме?" Казан "Рухият" нәшрияты, 2001 ел - 218нче бит.
46
0