
4нче көн.Әмирхан Еники "Йөрәк сере"
Төзәтә алмаслык хата... Бик күпләр ялгыш өйләнешүне төзәтә алмыйча гомерләре буе газап чигеп,күңелсез итеп, ямьсез итеп яшәргә мәжбүр булалар. Өйләнешү бит ул - ике кешене язмышын бергә төенләп бәйләү дигән сүз. Ә бу төен торган саен ныграк тартыла һәм чияләнә бара. Теш белән дә чишеп булмый башлый аны. (Бигрәк тә төенгә балаларның да язмыш җепләре кереп чуалганнан соң.) Шул ук вакытта кеше чын мәхәббәтне теләүдән, сагынудан, өмет итүдән туктый алмый - иң тыйнак, иң тәкъва кеше өчен дә бу шулай. Я, фаҗига түгелме бу? Димәк, хатаны ясамаска кирәк аны, ясамаска! Бары ир белән хатынны тиң иткән, дус иткән, җаннарын җанга бәйләгән, сүрел- ми-бетми торган мәхәббәтнең булуына ышанган хәлдә генә кушылырга, гаилә корырга ярый. Шунсыз - гомерлек үкенеч! 374 нче бит.
55
0