Яратудан тора җир шары. Таһир Шәмсуаров

Яратудан тора җир шары. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Әүлия дә, тылсымчы да түгел, Гади җир кешесе нибары. Туксан яшьлек картлар тукып тора Яратудан тора җир шары. Сезнең алда ачыш ясыйм бүген, Шикләнмимен моңа тамчы да Яратам дип ява беренче кар, Яратам дип тама тамчы да. Яратам дип өзелә көзге яфрак, Яратам дип сулар агалар, Күрәсеңме, әнә, яратам дип, Китеп бара күрче, торналар! Аның сыңар серле карашыннан Хисләр таша икән ишелеп. Ярату бар, әгәр исән икән, Яши әле димәк, кешелек. Сиңа, миңа мәңгелек дүрт сүзне Кабатлыйсы дустым нибары Шулай булган, шулай булачак та, Яратудан тора җир шары! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Яратудантораҗиршары #Шигырьләр #24нчебит

85

0